Әнвәр Нургалиев
Кермәгез, гайбәткә кермәгез
Исполнитель: Әнвәр Нургалиев
Длительность: 03:56
Размер: 9.01 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Әнвәр Нургалиев — Кермәгез, гайбәткә кермәгез"
КЕРМӘГЕЗ, ГАЙБӘТКӘ КЕРМӘГЕЗ
Бирмәгез, сораулар бирмәгез,
Кермәгез, гайбәткә кермәгез.
Көнләшеп, явызлык өләшеп,
Кешене пычракка төрмәгез.
КУШЫМТА:
Кермәгез, гайбәткә кермәгез,
Буш сүзләр ятьмәсен үрмәгез.
Көнләшеп, ялганлап, алдашып,
Җир йөзен ямьсезләп йөрмәгез.
Усаллык кешене бизәми,
Күп сөйләп ялгышлар төзәлми.
Андыйлар яшәүдән тәм табып,
Бәхетнең күлендә йөзәлми.
Куркыныч бу явыз кешеләр,
Көнчеләр, гайбәтче ишеләр.
Алар бит шуларны аңлап та,
Кешегә начарлык эшлиләр.
ГӨЛФИЯ ШАКИРОВА