Зөлфия Шакирова.
"Тальян гармун"
Исполнитель: Зөлфия Шакирова.
Длительность: 03:46
Размер: 5.19 МБ
Качество: 192 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Зөлфия Шакирова. — "Тальян гармун""
Инсаф Хәбибуллин көе
Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре
Урам буйлап егет узды
Тальян гармун сыздырып.
Моңына күмеп авылны,
Кызларны кызыктырып.
Тальян гармун, тальян гармун,
Каян шундый моңлы син?
Яшьлегемә кабат кайтып,
Килә сине тыңлыйсым.
Нигә соң мин былбыл түгел
Көмеш айлы кичләрдә.
Яшьлектә калган сөйгән яр
Ник кермисең төшләргә.
Тальян гармун, тальян гармун,
Каян шундый моңлы син?
Яшьлегемә кабат кайтып,
Килә сине тыңлыйсым.
Тыңла, дустым, яңгырап чыга
Тальянның тавышлары.
Шул тальянның тавышында
Гомернең агышлары.
Тальян гармун, тальян гармун,
Каян шундый моңлы син?
Яшьлегемә кабат кайтып,
Килә сине тыңлыйсым.