Салават
Нәрсә булды миңа-белгән юк
Исполнитель: Салават
Длительность: 04:34
Размер: 10.57 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Салават — Нәрсә булды миңа-белгән юк"
Күптән инде үксеп елаган юк.
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды?
Нәрсә булды миңа? Белгән юк...
Күптән инде кочакларны җәеп,
Җылы яңгырларга кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.
Бураннарда күптән адашкан юк.
Давылларда күптән торган юк.
Күптән инде, күптән сайраган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.
Коткарыгыз, мине коткарыгыз!
Тик бер генә көнгә булса да...
Сез аңларга тиеш минем хәлне,
Сезнең дә бит хәлләр шул чама.
Сез аңларга тиеш, аңларга...