Alqanat
Бушлык Патшалары
Исполнитель: Alqanat
Длительность: 04:27
Размер: 10.22 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Alqanat — Бушлык Патшалары"
Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп,
Җаваплар эзләп мин шундый алҗадым.
Бик зур биеклектән чумдым күңелемә -
Җиттем таш төбенә тик берни тапмадым,
Максатлар тулы мәгънәдә батмадым...
Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әммә көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел - нибары
Бушлык патшалары-
Вакытның билгесез саннары...
Мин салдым күңелемә иксез - чиксез галәм -
Әүлияләр белән күк моңын тыңладым...
Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә-
Бушлык көе генә нигәдер тынмады,
Мәңгелек миңа ялгызлык юрады...
Озак булмас бу мәңгелек төн,
Тирә - юнне яңграта тынлык.
Сөйлә миңа ниләр тора
Синең йөрәгең?
Сөйлә безне үтергәнче бушлык...
(c) Ильназ Гараев