Зуля Камалова
Күбәләгем (tatar)
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Зуля Камалова — Күбәләгем (tatar)"
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.