Әбри Хәбриев
Сәламләү җыры
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Әбри Хәбриев — Сәламләү җыры"
Айдар Минһаҗ сүзләре
Әбри Хәбриев көе
Рәхәтләнеп килеп җиттек
Сагыныплар бу якка.
Бигрәк якын тоелдыгыз,
Булсагыз да еракта.
Куш:
Эх сез икән, сез икән ул
Сагындырып көткәннәр!
Әйдәле бер исәнләшик:
Я, нихәл соң, ни хәлләр?
Шундый матур күренәсез,
Күзләр генә тимәсен.
Сезне күреп, ничек инде
Җырлыйсылар килмәсен.
Бер күрешү - бер гомер,- дип,
Белми әйтмәгән халык.
Без дә күрешкәләп яшик,
Әнә шулай җай табып.