АсылъЯр
Карлыгачлар (Marat Mukhin RMX)
Исполнитель: АсылъЯр
Длительность: 04:26
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "АсылъЯр — Карлыгачлар (Marat Mukhin RMX)"
1. Офыкка җәя канатын
Алсу таңның балкышы.
Мин сине уйлап уянам
Күңелемнең аккошы.
Карлыгачлар оя ясый,
Шуны күрәсем килә.
Үз оямны синең белән
Бергә үрәсем килә.
2. Таң нуры безнең йөзләрне
Балкытып торсын иде.
Минем сөю йөрәгеңне
Җилкетеп куйсын иде.
Карлыгачлар оя ясый,
Шуны күрәсем килә.
Үз оямны синең белән
Бергә үрәсем килә.
3. Карлыгачым,сәлам бирче
Минем сөйгән ярыма.
Ул да миңа җан ата бит
Күңеле аккошына
Карлыгачлар оя ясый,
Шуны күрәсем килә.
Үз оямны синең белән
Бергә үрәсем килә.