Тәслимә Низами Их, бу йөрәк дигәне!

Исполнитель: Тәслимә Низами Длительность: 04:08 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Тәслимә Низами — Их, бу йөрәк дигәне!"

Их, бу йөрәк дигәне!
Тәслимә Низами шигыре һәм көе

Кояш көлсә күз чагыла
Карның ак яктысыннан.
Сине эзләп вакыт чаба
Гомернең яртысыннан.

Кушымта:
Кар яуса да өзгәләнә,
Их, бу йөрәк дигәне!
Сагына ул, ярата ул –
Һаман да яна әле.

Кышкы төндә кар яктысы,
Синең карашың мәллә.
Айга шаярып күз кысам:
“Сәлам әйт!” – дип иркәмә.

Кушымта: шул ук.

Ябалак кар ява, диләр
Карның була кызылы.
Җирдә сөю яшәмәсә,
Булмас иде кызыгы.

Кушымта: шул ук.

Ишелепләр ак кар ява
Күмә гомер эзләрен.
Тик ак өмет әле җанда,
Тәрәзәдә – күзләрем.

Кушымта: шул ук.

Еще песни Тәслимә Низами

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)