Алсу Абелханова
Сине сиям бит инде (DJ Radik project)
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Алсу Абелханова — Сине сиям бит инде (DJ Radik project)"
Арыш юлы бер генә,
Сөйгәнемне күр генә.
Түтәлләргә - гөлгә сипмә,
Су сип йөрәккәемә.
Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.
Эзләмә дә, юк бүтән
Минем кебек көйгәннәр.
Үзем куркам, үзем көтәм,
Кайда тагын шундый бар?
Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.
Иртән ап-ак карлар яуса,
"Ява бирсен!" - диярсең.
Кача алмассың, язмыш язса,
Куркакны да сөярсең.
Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.