♫ Гузель Уразова
Синен серең - минем серем
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "♫ Гузель Уразова — Синен серең - минем серем"
Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?!.
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә...
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
Гашыйк булу бер күрүдә-
Яшен ул йөрәкләрдә...
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.