Айдар Галимов-Назиря Яппарова
Туйлар гөрли
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Айдар Галимов-Назиря Яппарова — Туйлар гөрли"
Камиль-Алсу!
Туйлар гөрли! Менә бәйрәм бүген
Ике гашыйк ярлар кавышкан.
- Мин яратам сине бердәнберем!
- Мин яратам сине җанашым!
- диеп алмашалар балдакларны
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр.
Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
Туйлар үтәр, яңа таңнар атар,
Көннәрнең дә булыр төрлесе.
Киләчәк буынга тормышыгыз,
Булсын матур гаилә өлгесе!
- Мин сине!
- Мин сине ташламам, - дип
Вәгъдәләр әйтәләр, вәгъдәләр.
Пар балдаклар кигән яшь парларны
Туганнары тәбрик итәләр!
Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
Скачать Айдар Галимов-Назиря Яппарова - Туйлар гөрли №3972550
Информация
Похожие песни не найдены.