Аида Гарифуллина
Кышкы романс (Зимний романс) (Р.Хасанов, Н.Наджми)
Исполнитель: Аида Гарифуллина
Длительность: 04:09
Размер: 9.54 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Аида Гарифуллина — Кышкы романс (Зимний романс) (Р.Хасанов, Н.Наджми)"
Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Менә инде тагы җиргә карлар ява,
Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Аида Гарифуллина https: