Асаф Вәлиев-Лилия Муллагалиева Сары чәчәк

Исполнитель: Асаф Вәлиев-Лилия Муллагалиева Длительность: 03:37 Размер: 6.65 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Асаф Вәлиев-Лилия Муллагалиева — Сары чәчәк"

Су буйлары гаеплеме
Сары чәчәк үскәнгә
Юк син үзең гаепледер
Су буена төшкәнгә

Су буйларына төшмәсәм
Күрмәгән булыр идем
Син миңа сары чәчәкләр
Бирмәгән булыр идең
Син миңа сары чәчәкләр
Бирмәгән булыр идең

Яшьидек шул ,гаҗәп түгел
Йолаларны белмәү дә.
Сары чәчәк саргайта, дип
Ник әйтмәгән берәү дә

Бәлки әле син үзең дә
Шаярып йөргәнсеңдер,
Сары чәчәк бирим әле,
Саргайсын дигәнсеңдер?

Сине күптән күргәнем юк
Яшлегем калды артта
Тик һаман искә төшәсең
Борылсам туган якка
Сагындыра бергә чаклар
Әйләнеп кайтмас еллар
Нигә аерылды икән
Безнең барасы юллар
Сагындыра бергә чаклар
Әйләнеп кайтмас еллар
Нигә аерылды икән
Безнең барасы юллар
Нигә аерылды икән
Безнең барасы юллар
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)