Зөхрә Шәрифуллина
Эх, тала-тала (халык җыры)
Исполнитель: Зөхрә Шәрифуллина
Длительность: 02:42
Размер: 2.48 МБ
Качество: 128 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Зөхрә Шәрифуллина — Эх, тала-тала (халык җыры)"
Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән.
Сагнуларым бетәр әле сезне күреп сөйләшсәм.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйделгә басма салдым каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем кош булып сайрап кына.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйдел суы тибрәлә уртасында сал булса,
Суга салсаң – калкып чыга, безгә насыйп яр булса.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?
Агыйделкәйне кичкәндә җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк җаныем искә төшкәндә.
Эх, тала-тала-тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?