Ильнур Гиниятуллин Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)

Исполнитель: Ильнур Гиниятуллин Длительность: 04:12 Размер: 3.85 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Ильнур Гиниятуллин — Көзге салкын (Ришат Галимов сүзләре)"

Көзге салкын.

Көзге яңгыр ява
Көне буе, бертуктамый,
Каплап алган шәһәр өстен соры болытлар...
Моңсу миңа, йөрәк яна,
Көзге салкын үтте җанга,
Язмышыммы, ялгышыммы – сине югалттым?!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем –
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

Көзге урам буйлап
Атлыйм бүген ялгыз гына,
Сагыш кебек сары яфрак сарган юлымны...
Булды бәхет булган хәтле –
Сакламадык мәхәббәтне
Араларга үтеп керде көзнең салкыны!

Кушымта:
Әллә күрмәгәнмен,
Әллә теләмәдем –
Ерагая гына барган безнең араны?
Сөю үтеп киткән, киткән,
Кыр казлары белән
Мин озатам кайтмас язларны...

13-15.09.2008

Ришат Галимов

Еще песни Ильнур Гиниятуллин

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)