Венера Ганиева
Кулларыңда тальян гармун!- Ә.Бакиров көе
Исполнитель: Венера Ганиева
Длительность: 02:24
Размер: 5.51 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Венера Ганиева — Кулларыңда тальян гармун!- Ә.Бакиров көе"
Кулларыңда тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.
Бакча эчләренә кереп
Өзеп алдым куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.
Төн йокымнан уятасың,
Уйнама гармуныңны.
Ничек кенә онытаем
Дөньяда барлыгыңны.
Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.
Шушы көйне уйныйсың да,
Өзәсең үзәгемне.
Уфтанмаган минутым юк,
Тик түзгәч түзәм инде.
Бакча эчләренә кереп
Сайлап өзәм куш алма.
Күзең ялкын, килмә якын,
Йөрәгемә ут салма.