Сафиуллин Зиннур
Зангар чыршылар
Исполнитель: Сафиуллин Зиннур
Длительность: 03:50
Размер: 7.02 МБ
Качество: 256 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Сафиуллин Зиннур — Зангар чыршылар"
Зәңгәр чыршылар
Зиннур Сафиуллин көе Зөлидә Зарипова сүзләре
Зәңгәр күлмәкле чыршылар
Чумган ылыс исенә,
Җанга рәхәт, сихәт бирә
Ап-ак карның төсе дә.
Чыршыкай-матуркай,
Сиңа сузыла кулым.
Туган ягым чыршысына
Илт әле мине юлым.
Чыршыларның зәңгәрлегә
Күзләремә сеңгәннәр.
Авылын ташлап китә икән
Уйсыз-хиссез йөргәннәр.
Чыршыкай-матуркай,
Сиңа сузыла кулым.
Туган ягым чыршысына
Илт әле мине юлым.
Зәңгәр карда зәңгәрме ул?
Ап-ак карлы чыршылар.
Гүзәллеген көйгә салып
Җырлыйлармы җырчылар?
Чыршыкай-матуркай,
Сиңа сузыла кулым.
Туган ягым чыршысына
Илт әле мине юлым.