DJ Radik & DarMan project
яшьлек урамнары тулы хыяллары
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "DJ Radik & DarMan project — яшьлек урамнары тулы хыяллары"
Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең менгән атлар,
Еллар, аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле,
Чәчәк ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без — мең янып тик бер сүнәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак коя-коя сөйләрләр.