Гөлзада Сафиуллина Язлар җиткәч кайтырмын

Исполнитель: Гөлзада Сафиуллина Длительность: 03:59 Размер: 7.31 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гөлзада Сафиуллина — Язлар җиткәч кайтырмын"

Язлар җиткәч кайтырмын
Кошлар кебек талпынып…
Басылмасмы йөрәгемдә
Сагыш ялкыны…

Былбыл моңын тыңлармын
Таң атканда сызылып…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Ташкын кебек ашкынып,
Ташкыннарга тиндәш булыр
Минем шатлыгым…

Ак каеннар каршылар
Юлларыма тезелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…

Язлар җиткәч кайтырмын
Узып җитез җилләрне…
Күргем килә яшьлек эзем
Калган җирләрне…

Салкын чишмә суларын
Эчәрмен мин иелеп…
Сагындым, авылым,
Сине өзелеп…
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)