♫ Айдар Галимов
Абыйларым(Рамил Чурагул суз, Ильдар Шарипов кое)
Исполнитель: ♫ Айдар Галимов
Длительность: 04:09
Размер: 7.60 МБ
Качество: 256 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "♫ Айдар Галимов — Абыйларым(Рамил Чурагул суз, Ильдар Шарипов кое)"
Гомер йомгагы тәгәри
Без белмәгән якларга,
Үзең дә сизми каласың,
Илтә әллә кайларга.
Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым. җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гел бергә.
Дөнья серле, бик мәкерле,
Алда әллә ниләр бар?
Тайганда куллар бирүче
Әл дә сез бар, абыйлар!
Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым. җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гел бергә.
Бабамнардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Ялгыз үзе егылганда –
Егыла алмый өч таган!..
Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым. җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гел бергә.
Абыкайлар. җитез тайлар,
Сез – дөньяның тоткасы.
Бар кеше дә сезнең кебек
Изге җанлы булсачы.
Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым. җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гел бергә.