Гузель Уразова
Туземлек
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Гузель Уразова — Туземлек"
ТҮЗЕМЛЕЛЕКНЕҢ КӨЧЕ
Мәхәббәт ул сыный йөрәкләрне,
Газап бирә әгәр сынатсаң,
Сынатмыйча үтик гомерләрне,
Түзә белү кирәк, яратсаң.
Кушымта:
Сынауларны җиңә алу өчен
Йөрәкләрдә кирәк сабырлык,
Түземлекнең шундый көче,
Мәхәббәтне сакларлык.
Мәхәббәтне юкка чыгарырга
Нәфрәт йөри диләр янәшә,
Көчле йөрәк сабыр андый чакта:
"Сынатма, түз," - диеп эндәшә.
Кушымта.
Ни булса да түзә белгән кеше
Үз дигәннәренә ирешә,
Сабырлыкны юлдаш иткән өчен
Насыйп бәхет белән күрешә.
Кушымта.