Зарина Вилданова & Батыр Харисов Яңа Ел (Батыр Харисов сүзләре, Айсылу Гайнемова көе, Рамил Хадиуллин аранжировкасы)

Исполнитель: Зарина Вилданова & Батыр Харисов Длительность: 04:32 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Зарина Вилданова & Батыр Харисов — Яңа Ел (Батыр Харисов сүзләре, Айсылу Гайнемова көе, Рамил Хадиуллин аранжировкасы)"

Батыр Харисов сүзләре, Айсылу Гайнемова көе, Рамил Хадиуллин аранжировкасы.

Куплет1:
Айлы кичнең сихри мизгелендә
Чынга ашар сыман бар хыяллар.
Ылыс исен алып килер безгә,
бүләк булып өстән ак кар явар.
Теләкләрне теләп Яңа елга
зур адымнар белән атлыйбыз.
Бары шатлык тулды йөрәкләргә,
айлы кичнең сихри мизгелендә.

Припев:
Əйдәле дускаем, шушы Яңа елны,
каршы алыйк көләч йөзләр белән.
Сиңа дип саклаган теләкләрне ,
мин тапшырам шушы жырым белән.

Куплет2:
Иске елдан буләк итеп безгә,
мизгелләрнең калсын бары яхшылары.
Тылсым тулы тәүге әкияттә,
изге булсын һәркем уйлары.
Якты хыял, якты теләк белән
Бәйрәм хисен һәр көн тоеп яшә.
Хәтта йолдызлы күк йөзе бүген сиңа
"Яңа ел белән !" диеп эндәшә.

Куплет3:
Яңа ел,балачак, әфлисүннәр исе...
Исеңдә калдыр дустым бу бәйрәмнең хисен.
Əйе,мин хаман да хисле, сихерләнгән төсле.
Яңа елның кичендә, бар теләкләр чынга ашар.

Шыгырдый кар, көчле буран уйный тышта.
Суык бабай чеметсә дә биттән, син курыкма.
Хыялларга чумам, чынга ашар алар.
Инде буй җитсәмдә куптән, мин куземне йомам.

Салкын кышкы һавасы,мин җылылык алам.
Син кузәтәсеңдер өстән, мин онытмам.
Кыш бабайнын йөзе, хәтеремдә мәңге калды...
Сер бирмәде, тик, бабакай, әткәй кебек елмайды.

Бу бит Яңа ел төне,могҗизалар вакыты.
Булганнары калсын артта,ә без Яңа елга атлыйк.
Имин булсын иде дөнья, дуслык булмасын вакытлы
Туганнарның көләч йөзе, шәмдәлләрдә генә утлар.

Бәйрәм мизгелләре бирә киләчәккә өмет.
Əйдәгез дусларым,бергә булыйк бүген!
Мин тапшырам бәйрәм хисен,шушы җырым белән!
Көттек бит без аны һәм Яңа ел килде!

Скачать Зарина Вилданова & Батыр Харисов - Яңа Ел (Батыр Харисов сүзләре, Айсылу Гайнемова көе, Рамил Хадиуллин аранжировкасы) №106609673

Информация
Похожие песни не найдены.
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)