Гөлнара Тимерҗанова Мактаулы егет

Исполнитель: Гөлнара Тимерҗанова Длительность: 02:55 Размер: 6.69 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гөлнара Тимерҗанова — Мактаулы егет"

Егет егетлеген итә,

Ат эчерә буранда.

Әлләли, бәлләли... ат эчерә буранда.

Йөрәгенә чыдый алмый,

Чыгып җырлый урамда.



Акбүз атның аппагы ла

Ал чәчәкне таптамас.

Әлләли, бәлләли... ал чәчәкне таптамас.

Егетләрнең акыллысы

Үз-үзен мактамас.


Ай-hай егет бигрәк чибәр,

Кылануың килешә.

Әлләли, бәлләли... кылануың килешә.

Синең кебек матур егет

Морадына ирешә.



Безнең йортта тимер капка,

Ачыла да ябыла.

Әлләли, бәлләли... ачыла да ябыла.

Акылы булган егетләргә

Матур кызлар табыла.



Әлләли, бәлләли... матур кызлар табыла

Әлләли, бәлләли... матур кызлар табыла

Ай-hай егет,ай-hай...

Еще песни Гөлнара Тимерҗанова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)