Зухра Шарифуллина
Туган якка кайтам инде
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Зухра Шарифуллина — Туган якка кайтам инде"
Йолдызлар елмайган чакта,
Күк йөзе балкып яна,
Бишек җыры алып керде,
Туган як моңын җанга.
Кушымта:
Туган якка кайтам инде,
Сагындым талларымны.
Сандугачларны сайратып,
Каршылыйм таңнарымны.
Яшьлек хисләрең тоямын,
Кырларга чыгып йөрсәм.
Шатлыкларым ташып чыгар,
Туган як ямен күрсәм.
Кушымта.
Дәвалар эзләп карадым,
Тынгы юк йөрәгемә.
Нигез ташлары тартамы
Туган як төбәгенә?
Кушымта.