Ләйсән Хасаншина Әтиемә бүләгем(сл. Ляйсан Хасаншина, муз., аранж. Владимир Федоров, запись Q.S.P. Records) Альметьев

Исполнитель: Ләйсән Хасаншина Длительность: 05:35 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Ләйсән Хасаншина — Әтиемә бүләгем(сл. Ляйсан Хасаншина, муз., аранж. Владимир Федоров, запись Q.S.P. Records) Альметьев"

Ляйсан Хасаншина
ӘТИЕМӘ БҮЛӘГЕМ

Газиз әнкәй сыман син дә безгә
Берәү генә әткәй. Күрәсең
Ай белән кояшка
Тиңли сезне Тәңрем.
Бер-берегезнең күңел яктылыгын
Тоеп картаюлар насыйп булсын

Кушымта:
Йөрәк түрләренә кереп калды
Кызым дигән назлы сүзләрең.
Күзләреңнең карашы ягымлы...
Чәчтән тыйнак кына сыйпап иркәләвең...
Көчле кулларың саклый, яклый...
Кочагыңда мин бөтенләй синең өрим...
Аз сыман тоелса да рәхмәтем –
Истәлеккә, әти, җыр яздым,
Кечкенә булса да бүләгем
Кабул итеп алчы әтием.

Ерак китсәм сезнең көчле куллар
Корган безнең җылы оядан
Айлы төннәр саен
Төшемә керәсең.
Син үзең дә мин кайтасы юлдан
Күзләреңне алмый гел көтәсең.

Олы тормыш юлларында вәгъдә бирәм
Йөргән эзләреңә тап төшермәм.
Зирәк киңәшләрең...
Үрнәк зур эшләрең...
Еллар узып буй җитсәм дә синең
Мин сабыең, нәни бәбиең.
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)