Гөлдания Хайруллина
И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе)
Исполнитель: Гөлдания Хайруллина
Длительность: 04:20
Размер: 7.94 МБ
Качество: 256 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Гөлдания Хайруллина — И, Ходай, исәнлек бир! (Рамил Чурагул сүз., Ризван Хәкимов көе)"
И, Ходай, исәнлек бир!
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.
Кушымта:
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламамберкайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда - салкыны, карлары,
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Онытма, җаныем, мин барын.
Кушымта.
Без икәү - бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.
Кушымта:
Мин сине ташламаммәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламамберкайчан, беркайда, беркемгә!
И, Ходай, исәнлек бир син миңа!
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.
И, Ходай, исәнлек бир син безгә!