Алсу Хисамиева Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем.

Исполнитель: Алсу Хисамиева Длительность: 03:47 Размер: 5.24 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Алсу Хисамиева — Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан Түгелә күз яшьләрем."

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Еще песни Алсу Хисамиева

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)