Жимешем Эйтмэ, син, авыр суз

Исполнитель: Жимешем Длительность: 04:38 Размер: 4.19 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Жимешем — Эйтмэ, син, авыр суз"

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Еще песни Жимешем

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)