Лилия Муллагалиева
Гельфия Минназымовна!без сезне биииик нык яратабыз,сагынабыз!барысы очен дэ ЗУР РЭХМЭТ СЕЗГЭ!!!!
Исполнитель: Лилия Муллагалиева
Длительность: 03:47
Размер: 2.17 МБ
Качество: 96 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Лилия Муллагалиева — Гельфия Минназымовна!без сезне биииик нык яратабыз,сагынабыз!барысы очен дэ ЗУР РЭХМЭТ СЕЗГЭ!!!!"
Укытучыма.
Зәңгәр күктә кояш елмайгандай
Чакырдың син белем иленә!
Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк
Кереп калдың минем күңелемә!
Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!
Өйрәндек без синдә зур дөньяны
Танырга һәм алдан барырга!
Тормышта һәрчак ягымлы йөзле,
Киң күңелле булып калырга!
Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!
Онытмамын сине беркайчан да,
Изге тормыш – минем мәктәбем!
Биргән белемең- тәрбияң өчен
Сиңа мең- мең рәхмәт әйтәмен!!!
Кушымта:
Укытучы, мәктәп – ике исем
Һәрчак булыр йөрәк түрендә!
Балачакның якты мизгелләре
Онытылмас гомер- гомергә!
Ришат Галимов сүзләре (бер өлеше Сания апа Хәбибуллинаныкы)
1993 год