Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов Гомерләр зая узмасын

Исполнитель: Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов Длительность: 03:47 Размер: 4.30 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов — Гомерләр зая узмасын"

Зифа Нагаева көе һәм сүзләре

Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)