Идел Кыямов Хәсән Туфан " Әйткән идең"

Исполнитель: Идел Кыямов Длительность: 01:23 Размер: 2.55 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Идел Кыямов — Хәсән Туфан " Әйткән идең""

л. с.

Әйткән идең:
«Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй... тик сөй син
Миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне...»

Юлыктым мин быел бер чәчкәгә
Көтмәгәндә, уйламаганда,
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...

Тормышымның синнән соңгысында
Тапканым юк иде һичкемне.
Нишләргә соң?— Бер киңәш бир миңа:
Ул һәр яктан Синең шикелле...

Нишләргә соң?— дигән сорау белән
Киләм менә рәсемең каршына...
Үзең булсаң әгәр,
Мондый уйлар
Килер идемени башыма?!.

1957

Еще песни Идел Кыямов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)