Золэйлэ Яна Елда

Исполнитель: Золэйлэ Длительность: 04:12 Размер: 9.61 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Золэйлэ — Яна Елда"

Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне.
Битләреңә, керфекләреңә кунып шаян карлар үпсен үзеңне.
Кочакласын тик шаярып кына кар бураны сине иңеңнән,
Минем өчен үпсен әкрен генә күзләреңнән, битеңнән.

Яңа елда
Минем янда
Син, кадерлем,
Сөйгән ярым, бәхетем.
Яңа елда
Безнең теләк:
Бар дөньяны
Урап алсын мәхәббәт!

Урамнарда сихри утлар яна, күкне бизи якты йолдызлар.
Синең белән бергә булсам гына, йөрәгемдә бетмәс шатлыклар.
Яңа елда өмет йолдызлары яктыртсыннар безнең күңелне.
Яңа төндә энҗе карлар ява – шушы бәхет түгелме?

Яңа елда
Минем янда
Син, кадерлем,
Сөйгән ярым, бәхетем.
Яңа елда
Безнең теләк:
Бар дөньяны
Урап алсын мәхәббәт!

Еще песни Золэйлэ

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)