Габдельфат Сафин
Кояшка үрелеп Кызара чияләр"Сез икәүСез икәүПар килгән!" -дияләр!
Исполнитель: Габдельфат Сафин
Длительность: 03:57
Размер: 7.23 МБ
Качество: 256 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Габдельфат Сафин — Кояшка үрелеп Кызара чияләр"Сез икәүСез икәүПар килгән!" -дияләр!"
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!" – дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
"Үбим!" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!" – дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!" – дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!" – дияләр.