Рәшит Вагапов Тик булса иде ирек

Исполнитель: Рәшит Вагапов Длительность: 03:08 Размер: 2.87 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Рәшит Вагапов — Тик булса иде ирек"

Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җиргә йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.

Иә булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.

Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем,
Гөлләр хуш ис сипкәндә.

Юк, барсыннан да элек
Тик булса иде ирек,
Кылычым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган җирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.

Еще песни Рәшит Вагапов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)