Җырлый:Нәфкать Нигъмаәтуллин
<<Ага чишмә>>... Сибгат Хәким сүзләре, Фирзәр Мортазин көе...
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Җырлый:Нәфкать Нигъмаәтуллин — <<Ага чишмә>>... Сибгат Хәким сүзләре, Фирзәр Мортазин көе..."
Үзем су алам икән,
Үзем юанам икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм,
Нигә соң янам икән?
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?
Чишмәләр ага икән,
Юлларын таба икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм,
Күзләрем тала икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?
Юлларга чыгам икән,
Уйларга чумам икән.
Карыйм, карый, һич табалмыйм,
Еракта томан икән.
Ага чишмә
Чылтыр-чылтыр,
Сөйли чишмә:
Ничек онытыр,
Ничек онытыр?