Гузәл Әхмәтова (Ихлас) Ай, дубыр дубая

Исполнитель: Гузәл Әхмәтова (Ихлас) Длительность: 03:31 Размер: 6.44 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гузәл Әхмәтова (Ихлас) — Ай, дубыр дубая"

Гүзәл Әхмәтованың VKдагы төркеме!

Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Аккош атсаң, ятып ат ла,
Тимәс микән түшенә?
Кич ятканда исәпләп ят —
Кермәс микән төшеңә?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз!
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?

Урам буе, юл буе ла;
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным, чыгарсың дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп
Кайтып киләсең каян?

Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)