Денис Мансур сүзләре - Ильдар Ахметов көе
Минем өчен оҗмах - кайда син бар
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Денис Мансур сүзләре - Ильдар Ахметов көе — Минем өчен оҗмах - кайда син бар"
Минем өчен оҗмах - кайда син бар,
Я тауларда, я диңгез буенда.
Сандугач моңлана, кояш якты яна,
Җилләр назлы - бары син булганда.
Минем җәннәт - назлы кулларыңда,
Шул кулларның мин тоям җылысын.
Оҗмах ишекләре ачылгандай була,
Иреннәрнең үпсәм иң татлысын.
Аерылсам мин синең яныңнан,
Гөлләр кебек, шиңәм мин, сулам.
Сөю назларында иркәләнсәм әгәр,
Җәннәтләргә мин кергәндәй булам.
Тик үкенеч - минем бу оҗмахым
Бары төш кенә ул, бАры томан.
Алсу таңнар ата, мин йокыдан торам,
Сөю томаны инде таралган.
Скачать Денис Мансур сүзләре - Ильдар Ахметов көе - Минем өчен оҗмах - кайда син бар №76304333
Информация
Похожие песни не найдены.