Фирдүс Тямаев Мин синнән дэ көчлерәк

Исполнитель: Фирдүс Тямаев Длительность: 03:47 Размер: 3.48 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Фирдүс Тямаев — Мин синнән дэ көчлерәк"

Мин синнән дә көчлерәк.

1.Чәчәк тотып, гафу сорап,
Яныңа килгән идем.
Синдә минем килүемне,
Көткәдер дигән идем.

Яннарыңда ятлар иде,
Өзгәләнсәдә йөрәк,
Ялыныр диеп уйлама-
Мин синнән дә көчлерәк.

2.Син дә горур, мин дә горур,
Баш өймәдек сөюгә.
Сулды хисләр чәчәкләре,
Сынау җиле тиюгә.

Син уйлама миннән көлгәч,
Ватылыр диеп йөрәк.
Беләсеңме? Әйтәм сиңа,
Мин синнән дә көчлерәк!

3."Хуш" - дидемдә, ишек яптым,
Синең белән үткәнгә.
Юлым ерак, көтә йөрәк,
Бәхет тиеш, көткәнгә.

Яннарыңда, ятлар иде,
Өзгәләнсә дә йөрәк,
Ялыныр диеп уйлама,
Мин синнәндә көчлерәк!

Еще песни Фирдүс Тямаев

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)