Җырлый:Алмаз Гайфуллин
№ 04. <<Герман көе>>... Язма:4 апрель, 2004 елгы...
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Җырлый:Алмаз Гайфуллин — № 04. <<Герман көе>>... Язма:4 апрель, 2004 елгы..."
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.
Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Өй артындагы миләшне
Кемнәр кискән балан дип?
Чит җирләрдә сораучы юк
Хәлең ничек, балам, дип.
Әнкәй,ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр.
Алар булып, мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр.
Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.